20нче март көнне Казан шәһәре халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре өчен “Инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә өйдә социаль хезмәт күрсәтүне оештыру” укыту семинары уздырылды.
Гарип балалар тәрбияләүче гаиләләргә өйдә социаль хезмәт күрсәтүнең сыйфатын арттыру максатыннан Татарстан Республикасы Хезмәт,халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының ДКУ “Республика Реурс үзәге” директор урынбасары И.Чигарова социаль хезмәт күрсәтү белгечләре һәм гаилә, балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекләре мөдирләре өчен укыту семинары оештырды.
Семинар барышында реабилитация процессының теоретик нигезләре (төшенчә,төрләре, принциплары), сәламәтлекләре чикле балаларның яшәү сыйфатын арттыру, функциональ реабилитациянең структурасы һәм эчтәлеге программалары буларак CBR – технология нигезләре каралды.
Сәламәтлекләре чикле балаларның реабилитация процессында мөһим роль гаилә әгъзаларына бирелә. Ләкин ата-аналар күп очракта бу вазифаларны үтәргә әзер булмый. Ата-аналарны мондый балаларны үзләренә хезмәт күрсәтү, аралашу һәм контроль күнекмәләренә өйрәтүдә ярдәм оештыру өйдә социаль хезмәт күрсәтү системасында социаль-педагогик хезмәт күрсәтү буларак билгеләнгән.
Белгечләр игътибарына интерактив тәҗрибә сыйфатында “Мин үз эчемдә биим” видеоролигы тәкъдим ителде. Аның нигезендә баштагы хәлне анализлау һәм диагностика, реабилитация потенциалын бәяләү һәм әйләнә-тирәлекнең максималь реабилитация мөмкинлекләрен аеру уздырылды.
Семинар гамәли-ориентлашкан характерда иде һәм ул Казан халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләренең өйдә социаль-педагогик хезмәт күрсәтү өлкәсендә белемнәрен,осталыкларын һәм күнекмәләрен арттырырга ярдәм итте.