Яр Чаллы шәһәрендә инвалид балалар өчен күңел ачу чарасы оештырылды

2019 елның 22 марты, җомга

Яр Чаллы шәһәре округында мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәгендә 10нче мартта жыр укытучысы Н.Городилова  һәм тәрбияче В.Зарипова "Язгы палитра" исемле музыкаль-уен чарасы уздырды.

Чарада 33 инвалид бала, 15 ата-ана катнашты. Бәйрәмнең төп геройлары рәссам Карандашкин һәм Яз булды. Балалар һәм ата-аналар  башкаруында җырлар һәм шигырьләр яңгырады. Карандашкин балалар белән бергә мольбертта якты кояш, яшел үлән һәм елга  ясадылар. Балалар әйлән-бәйлән  уены уйнадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International