Хәзерге вакытта балаларга дөрес тәрбия бирү мәсьәләләре бик актуаль, чөнки ата-ананың кайчагында бала үсә торган тормышны аңларга, кабул итәргә вакыты җитми. Балалар, үз чиратында, ата-аналар белән конструктив аралашу күнекмәләрен белми һәм өлкәннәрнең үзләрен ишетүләренә һәм аңлауларына ышанып бетми.
Гражданнарга социаль хезмәтләр күрсәтү тәртибе турында мәгълүмат бирү максатыннан 20 мартта Зәй муниципаль районы "Шатлык” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре “Дюймовочка” балалар бакчасында очрашу уздырды. Социаль эш буенча белгеч Г.Шарипова һәм социаль педагог Л.Жирикова хәзерге вакытта иң кирәкле - социаль-психологик һәм социаль-педагогик хезмәтләр турында сөйләделәр.
Әти-әниләргә учреждениенең бай матди-техник базасы (массаж кабинеты, клуб эше кабинеты, галокамера, психологик бушану бүлмәсе, “Кара сенсор” бүлмә, лекотека, уен бүлмәсе, индивидуаль һәм төркем белән шөгыльләнү өчен коррекция кабинеты, "Тегү эше" хезмәт тернәкләндерү кабинеты, “Компьютер эше”, "Бакчачылык", "Чәчтараш" эше) турында бәян иттеләр.
Үзәктә тудырылган шартлар гаиләләргә һәм балаларга психологик-педагогик ярдәм күрсәтүнең төрле алымнарын кулланырга мөмкинлек бирә.
Шулай ук ата-аналар белән сәламәт яшәү рәвешен алып бару һәм гаиләдә балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләрен яхшырту турында профилактик әңгәмә үткәрелде.