Теләче районында консультатив көн узды

2019 елның 22 марты, җомга

20 мартта, Теләченең "Чишмә" халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагогы Л.Хөсәенова  график нигезендә Алан җирлегендә консультатив көн үткәрде.

Уңайлы һәм тулы консультацияләр алуга мохтаҗ гражданнар чакырылган иде. Бу көнне консультатив ярдәмгә килүчеләр арасында  социаль контракт нигезендә социаль ярдәм алу, күп балалы ана таныклыгын рәсмиләштерү тәртибе буенча ярдәм сораучылар бар иде. Барлык мөрәҗәгать итүчеләр дә тапшырылган мәгълүматлардан  канәгать  калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International