Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында социаль хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчъяклы комиссиясе янәшәсендә халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советының чираттагы утырышы узды.
Координация советы утырышында хезмәт хакын түләү, Казан шәһәре, Чаллы шәһәре, Апас, Биектау, Бөгелмә, Зәй һәм Нурлат муниципаль районнары территорияләрендә урнашкан 8 бурычлы оешманың иминият кертемнәре һәм салым түләүләре буенча бурычларын каплау мәсьәләләре каралды. Карап тикшерү нәтиҗәләре буенча предприятиеләр бурычларын билгеләнгән вакытка кадәр түләп бетерү шарты белән Координация советы һәм территориаль ведомствоара комиссияләр контролендә калдырылды.
Координация советы эшендә Тикшерү комитеты, прокуратура, хезмәт дәүләт инспекциясе, Социаль иминият фонды, дәүләт статистикасы хезмәте, республика министрлыклары, шулай ук республика профсоюзлары һәм эш бирүчеләр берләшмәләре вәкилләре катнашты.