21 мартта “Гармония” үзәге психологы И.Вахитова һәм Нурлатның мәшъгульлек үзәгенен испекторы З. Хөсәинова сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән һөнәри юнәлеш бирү буенча дәрес үткәрде.
Белгечләр укучыларга һөнәрләрнең күптөрле булуы, бигрәк тә эшче һөнәрләр: ташчы, эретеп ябыштыручы, пешекче, тегүче һәм башка эшче һөнәрләргә аерым игътибар юнәлттеләр. Шулай ук укучылар бу һөнәрләрнең хезмәт базарында ихтыяҗы зур икәнен белде.
Әнгәмә барышында балалар белгечләр белән берлектә бу һөнәрләргә нинди таләпләр куелуын һәм никадәр дәрәҗәдә бу һөнәр буенча белгечләр кирәклеген аңлады. Һәрбер укучы үзенең киләчәктә сайлаячак һөнәре турында фикерләре белән уртаклашты.