20 февральдә Әгерҗе районы «Наз» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр махсус хәрби операция уздыру зонасына чираттагы балаклавалар партиясен җибәрделәр. Балалар тырышып 100 башлык тегеп, сугышчыларга хатлар әзерләгәннәр.
Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Zа Отечество!» чарасы узды. Учреждениедә тәрбияләнүчеләр Ватанны саклаучылар көне барлыкка килү тарихы белән таныштылар, Россия армиясе турында җырлар тыңладылар, шигырьләр укыдылар, «Россиягә хезмәт итәм» викторинасы сорауларына җавап бирделәр.
21 февральдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Дарим тепло» волонтерлар төркеме белән патриотик очрашу узды. Чарада 27 кеше катнашты.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Ватанны саклаучылар көненә әзерлек алдан ук башланды. Учреждениедә чаралар сериясен махсус хәрби операциягә багышларга булдылар.
Волонтерлык хәрәкәте кысаларында 20 февральдә Әгерҗе районы «Наз» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр авыл ветераннары һәм пенсионерлары янына бардылар.
РФ Хезмәт кодексының 95 статьясының 1 өлеше нигезендә 22 февральдә эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскара.
21 нче февраль көнне Мамадыш районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Тел – халыкның җанлы җаны» дигән төркемле чара уздырдылар. Чарада балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар катнашты.
1 февральдән 28 февральгә кадәр сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен «Без бергә!» V Бөтенроссия фестиваль-конкурсында катнашуга гаризалар кабул ителә.
Бүген Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта «Исәнмесез, Май чабу бәйрәме!» сәхнәләштерелгән тамашасы булды. Интернат-йортта яшәүчеләр бәйрәм үткәрү белән бәйле мәдәни-тарихи традицияләрне искә төшерделәр, язгы дәртле халык җырларын тыңладылар, конкурсларда катнаштылар, такмаклар һәм җырлар башкардылар. Бәйрәм вакытында барысын да коймак белән сыйладылар.
20 февраль көнне Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә «Татарстан агач эшкәртү комбинаты» ҖЧҖ катнашында эш бирүче көне узды.