Лаеш тернәкләндерү үзәгендә бәйрәм чарасы уздырганнар

2023 елның 22 феврале, чәршәмбе

Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Zа Отечество!» чарасы узды. Учреждениедә тәрбияләнүчеләр Ватанны саклаучылар көне барлыкка килү тарихы белән таныштылар, Россия армиясе турында җырлар тыңладылар, шигырьләр укыдылар, «Россиягә хезмәт итәм» викторинасы сорауларына җавап бирделәр. Шулай ук балалар аппликация һәм рәсемнәр ясадылар. Чара кысаларында конкурслар оештырылды.

Чара яшь буынга патриотик тәрбия бирү кысаларында оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International