«Кайгырту» үзәгендә балалар белән туган телнең кыйммәте турында сөйләштеләр

2023 елның 22 феврале, чәршәмбе

21 нче февраль көнне Мамадыш районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Тел – халыкның җанлы җаны» дигән төркемле чара уздырдылар. Чарада балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар катнашты.

Дәреснең максаты – балаларны Халыкара туган тел көне белән таныштыру һәм туган телгә сак караш формалаштыру. Балалар викторина сорауларына җавап бирделәр, табышмакларны чиштеләр. Дәрес ахырында катнашучылар тематик рәсемнәр ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International