20 февраль көнне Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә «Татарстан агач эшкәртү комбинаты» ҖЧҖ катнашында эш бирүче көне узды.
Эш эзләүчеләргә түбәндәге белгечлекләр буенча эш урыннары тәкъдим ителде: төягеч йөртүче, станоклар һәм җайланмаларның автомат һәм ярым автомат линияләре операторы, программа белән идарә ителгән станоклар операторы, пакетлар җыючы, 6 разрядлы автомобильләрне ремонтлау буенча слесарь, электр җиһазларын ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү буенча электромонтер һ. б.
Эш бирүче көне барышында гражданнар эшкә урнашу һәм укыту мәсьәләләре буенча консультацияләр алдылар.
Чарада 30 кеше булды, шуларның 4 эш бирүче тарафыннан каралачак.