21 февральдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Дарим тепло» волонтерлар төркеме белән патриотик очрашу узды. Чарада 27 кеше катнашты.
Төркем җитәкчесе Светлана Карпова тыңлаучыларга волонтерлар эше турында сөйләде. Аларның бурычы – махсус хәрби операция уздыру зонасында булган хәрби хезмәткәрләр өчен шарфлар, җылы оекбашлар һәм бияләйләр бәйләү. Бәйләнгән һәр оекка татлы ризыклар, солдатларга балалар хатлары һәм өйдә эшләнгән кәгазь медальләр салалар.
Социаль хезмәтләр алучылар да волонтерлар төркеменә ярдәм итәргә һәм «бәйләм батальонына» кушылырга булдылар. Арт-терапия кабинетында алар хәрби хезмәткәрләр өчен оеклар бәйләячәкләр.