2023 елның 23 февраленнән Гражданнар белән бәйләнешнең бердәм контакт-үзәгенә шалтыратулар 8-800-100-00-01 номеры буенча кабул ителәчәк.
«Бердәм Россия» белән минем карьерам» проектын гамәлгә ашыру кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәге тегүчегә укырга теләүче эшсез гражданнар һәм «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен «Gulsara» тегү фабрикасына («Лимпопо» ҖЧҖ) һөнәри юнәлеш бирүче тур оештырды.
Теләче районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсез гражданнарга психологик ярдәм һәм хезмәт базарында социаль адаптация буенча тематик өйрәтү дәресе узды. Чара «Бердәм Россия» белән минем карьерам» федераль партия проектын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды.
Түбән Каманың «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр 5 нче шәһәр китапханәсе филиалында экскурсиядә булдылар.
Шушы көннәрдә Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре Казан шәһәрендә «Россия – минем тарихым» тарихи паркында федераль мультимедиа күргәзмәләрендә булдылар.
Тоз бүлмәсе гипертония, бронхиаль астма, йөрәк авырулары, тромбоз, йокысызлык, неврология һәм башка авырулар өчен эффектив. Бу авыруларны профилактикалау һәм дәвалаудан тыш, галотерапия организмның иммунитетын һәм гомуми тонусын арттыра. Тозлы бүлмәдә кыска вакыт тору да өлкәннәрнең сәламәтлеген сизелерлек яхшырта. Сәламәтләндерү атмосферасы, уңайлы урындыклар, махсус яктылык һәм музыкаль бизәлеш кеше нерв системасына уңай йогынты ясый.
17 февральдә Әлмәт районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәтләр күрсәтү бүлеге белгечләре тарафыннан социаль хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын бәяләү үткәрелде.
Бүгенге көндә эш эзләүчеләрнең игътибарын ничек җәлеп итәргә? Заманча хезмәт базары үзгәрүне таләп итә. Яр Чаллы шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәге үзгәрешләр агымында һәм чараларның яңа форматларына әзер.
2023 елның 23 февраленнән Гражданнар белән бәйләнешнең бердәм контакт-үзәгенә шалтыратулар 8-800-100-00-01 номеры буенча кабул ителәчәк.
17 февральдә Азнакай шәһәрендә «Татарстан Республикасында социаль хезмәт күрсәтүнең актуаль мәсьәләләре» дигән темага күчмә семинар-киңәшмә узды. Катнашучылар 2023 елга халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре эшчәнлеген оештыру һәм эш планнары турында фикер алыштылар.