1 февральдән 28 февральгә кадәр сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен «Без бергә!» V Бөтенроссия фестиваль-конкурсында катнашуга гаризалар кабул ителә.
Фестиваль онлайн һәм офлайн режимда «Металлург» мәдәни-ял үзәге базасында, Орел шәһәре, Металлурглар урамы, 17 нче йорт адресы буенча узачак.
Фестиваль номинацияләре:
- вокал (классик, халык, эстрада, ишарәләр җыры);
- инструменталь башкару (теләсә нинди музыка коралларында соло һәм ансамбль башкаруы);
- хореография;
- сәнгатьле уку;
- гамәли сәнгать иҗаты;
- сынлы сәнгать;
- фотография сәнгате.
Конкурста 5 яшьтән өлкәнрәк затлар, шулай ук инклюзив иҗат коллективлары катнаша ала.
Сайлап алу турларына килә алмаган һәм үзләренең иҗади эшләрен алып бара алмаган катнашучылар фото- һәм видеоматериалларны severnayavoi57@mail.ru электрон адресына җибәрә алалар (нигезләмә).