«Наз» социаль приютында тәрбияләнүчеләр сугышчыларга открыткалар җибәрделәр

2023 елның 22 феврале, чәршәмбе

20 февральдә Әгерҗе районы «Наз» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр махсус хәрби операция уздыру зонасына чираттагы балаклавалар партиясен җибәрделәр. Балалар тырышып 100 башлык тегеп, сугышчыларга хатлар әзерләгәннәр.

Хатлар малайларның һәм кызларның эчкерсез борчылулары белән тулган. Балалар сугышчыларга исән-сау калырга, Ватанны сакларга һәм җиңү белән кайтырга теләделәр. Тиздән открыткалар һәм балаклавалар адресатларга тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International