Бүген Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта «Исәнмесез, Май чабу бәйрәме!» сәхнәләштерелгән тамашасы булды. Интернат-йортта яшәүчеләр бәйрәм үткәрү белән бәйле мәдәни-тарихи традицияләрне искә төшерделәр, язгы дәртле халык җырларын тыңладылар, конкурсларда катнаштылар, такмаклар һәм җырлар башкардылар. Бәйрәм вакытында барысын да коймак белән сыйладылар.
Бәйрәм күңелле һәм кызыклы үтте, яшәүчеләр бик күп уңай эмоцияләр алдылар һәм чараны оештыручыларга рәхмәтләрен белдерделәр.
Мондый чараларны уздыру өлкән яшьтәге кешеләрнең һәм инвалидларның активлыгын арттыру, аларның тормыш тонусын күтәрү өчен бик мөһим.