Волонтерлык хәрәкәте кысаларында 20 февральдә Әгерҗе районы «Наз» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр авыл ветераннары һәм пенсионерлары янына бардылар.
«Кайгырту» волонтерлар акциясе кысаларында балалар кар чистартуда һәм утын ташуда кулдан килгәнчә ярдәм күрсәттеләр. Шәхси йортларда яшәүче ялгыз өлкәннәр өчен мондый ярдәм бик кирәк. Тәрбияче Павел Чухланцев җитәкчелегендә балалар даими рәвештә шефлыкка алынган пенсионерларга йөри.
«Үсеп килүче буынны яхшы эшләргә, өлкән буын турында кайгыртырга өйрәтү, хезмәт күнекмәләрен тәрбияләү бик мөһим», – ди приют тәрбиячесе.