Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Ольга Бывальцева кадетлар мәктәп-интернаты базасында «Һөнәр дөньясы» дигән һөнәри юнәлеш бирүче уен үткәрде. Чара «Һөнәр сайлау матрицасы» эш программасын тормышка ашыру кысаларында оештырылды
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы ТР Иҗтимагый палатасының Татарстан Республикасы иҗтимагый оешмалары һәм берләшмәләре эшчәнлегенә мониторинг үткәрүе турында хәбәр итә.
1 марттан 25 апрельгә кадәр инвалид балаларга һәм өлкәннәргә, шулай ук аларның гаиләләренә ярдәм итү өлкәсендә социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның иң яхшы практикалары «Меняем мир вместе» бөтенроссия конкурсының төбәк этабы уза.
Чит ил гражданнары «Татарстан Республикасында хезмәт мигрантларының социаль адаптациясенә һәм интеграциясенә комплекслы якын килүне тәэмин итү» проекты хезмәтләреннән бушлай файдалана ала. Проект «Яңа гасыр» АХКБО тарафыннан 2022 елда гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы гранты акчасына гамәлгә ашырыла.
Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Уйна, гармун» фольклор бәйрәме булып узды. Ул ТР Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган иде.
Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгенең социаль педагогы Екатерина Маланчева һәм социаль эш буенча белгече Ләйсән Сөниева чара уздырдылар. Анда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалары булган социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләр катнашты. Очрашуның максаты – балалар һәм ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту.
10 мартта Бөгелмә муниципаль районының «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Балаларның хокуклары һәм бурычлары» темасына чара узды.
Балаларның игътибарын Бөек Ватан сугышы кешеләре һәм вакыйгалары турында хәтерне саклау проблемасына җәлеп итү максатыннан 8 март көнне Алексеевск районы «Кайгырту» социаль приюты тәрбиячесе һәм тәрбияләнүчеләре тыл хезмәтчәне Анастасия Сухаревага бардылар. Чара «Сугыш хатын-кыз йөзле түгел…» проектын тормышка ашыру кысаларында оештырылды.
Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Эмоцияләрнең шәхесләр арасындагы үзара бәйләнешенә йогынтысы» дигән мини-тренинг узды. Чара үз һәм башкаларның эмоцияләрен тану һәм аңлау күнекмәләрен үстерүгә, уңай шәхесләр арасындагы коммуникацияләрне булдыруга һәм саклауга юнәлдерелгән.
7 мартта Әлмәт районының социаль яклау идарәсендә балигъ булмаган балалар тәрбияләүче гаиләләргә алимент түләтү мәсьәләләре буенча бердәм хокукый ярдәм көне уздырылды.