7 мартта Әлмәт районының социаль яклау идарәсендә балигъ булмаган балалар тәрбияләүче гаиләләргә алимент түләтү мәсьәләләре буенча бердәм хокукый ярдәм көне уздырылды.
Гражданнарга адвокат Эльмира Миңнегараева, Әлмәт шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәгенең эшкә урнаштыру бүлегенең әйдәп баручы инспекторы Светлана Дементьева, «Опека» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге юрисконсульты Эльвира Юнысова консультация бирде.
Хокукый ярдәм сорап элеккеге ирләре балигъ булмаган балаларга алимент түләмәгән өч хатын мөрәҗәгать итте. Сораулар алимент түләтүгә гариза бирү һәм бурычлы кешене эзләү тәртибенә кагылды. Барысына да консультация ярдәме күрсәтелде, аңлатмалар һәм киңәшләр бирелде.