Чит ил гражданнары «Татарстан Республикасында хезмәт мигрантларының социаль адаптациясенә һәм интеграциясенә комплекслы якын килүне тәэмин итү» проекты хезмәтләреннән бушлай файдалана ала. Проект «Яңа гасыр» АХКБО тарафыннан 2022 елда гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы гранты акчасына гамәлгә ашырыла.
Теләге булган һәркем һәр чәршәмбе 12.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Казан шәһәре, Короленко ур., 54 йорт, 122 каб. адресы буенча Ярдәм үзәгенә килә һәм бушлай социаль хезмәткәр консультациясе ала ала. Шулай ук табибка яки юристка язылырга һәм бушлай юридик яки медицина ярдәме алырга мөмкин. Мәгълүмат материаллары, дәфтәрләр һәм антисептик салфеткалар таратыла.
Моннан тыш, хезмәт мигрантларын кабул итүче җәмгыятьтә үз-үзләрен тоту хокукларына һәм бурычларына, нормаларына һәм культурасына, хокук бозуларны, экстремизмны һәм террорчылыкны профилактикалауга, сөйләм рус теле нигезләренә һәм Россия тарихына, социаль әһәмиятле авыруларны профилактикалау кагыйдәләренә өйрәтүгә юнәлдерелгән кереш ориентация курслары үткәрелә.
Курслар программасы дүрт тематик модульдән тора:
- «Мигрантның хокуклары һәм бурычлары, хокук бозуларны һәм экстремизмны профилактикалау»;
- «Җәмгыятьтә үз-үзеңне тоту нормалары һәм культурасы, традицион диннәр»;
- «Инфекцион һәм социаль әһәмиятле авыруларны профилактикалау. Беренче ярдәмнең төп кагыйдәләре»;
- «Сөйләм рус теле һәм Россия тарихы нигезләре».
Шулай ук мигрантлар дислокацияләнгән урыннарга социаль патронаж үткәрелә, анда урында социаль хезмәткәрнең консультацияләрен алырга мөмкин.
Россиягә эшкә яки укырга килгәннәр өчен M-Help мобиль кушымтасы (https://mi-help.ru) булдырылган. Кушымта ярдәмендә социаль хезмәткәргә, табибка һәм юристка, ТР Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә кабул итүгә язылырга һәм РФ Миграция сәясәте белән бәйле барлык яңалыклардан хәбәрдар булырга мөмкин.
Кушымтаны Play Маркет аша (https://play.google.com/store/apps/details?id=ru.mhel) һәм App Store аша (https://itunes.apple.com/ru/app/m-help/id1445033917?m) табарга була.
Шулай ук кушымтаның веб-версиясен дә кулланырга мөмкин: https://mi-help.ru.