«Кояшкай» үзәгендә фольклор бәйрәме узды

2023 елның 10 марты, җомга

Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Уйна, гармун» фольклор бәйрәме булып узды. Ул ТР Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган иде.

Чараны алып баручы, хезмәт буенча инструктор Венера Зарипова, туган телне саклап калырга ярдәм итүче татар халкының гореф-гадәтләре, мәдәни кыйммәтләре турында сөйләде. Бишек җырлары, бармак уеннары, халык җырлары – болар барысы да гармун көйләре белән озата барылды. Яшь җырчы Раил Яхин «Мин яратам сине, Татарстан» җырын җырлады. Бәйрәмне алып баручылар балалар белән бергә «Каз канаты» җырын башкардылар. Балалар халык, әйлән-бәйлән уеннарында һәм конкурсларында актив катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International