Татарстанда «Меняем мир вместе» конкурсының төбәк этабы уза

2023 елның 10 марты, җомга

1 марттан 25 апрельгә кадәр инвалид балаларга һәм өлкәннәргә, шулай ук аларның гаиләләренә ярдәм итү өлкәсендә социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның иң яхшы практикалары «Меняем мир вместе» бөтенроссия конкурсының төбәк этабы уза.

«Меняем мир вместе» конкурсының инициаторы һәм оештыручысы булып Үз мәнфәгатьләрен яклауга мохтаҗ булган, менталь һәм башка тайпылышлары булган инвалид балаларның һәм 18 яшьтән өлкәнрәк инвалидларның ата-аналары бөтенроссия оешмасы (ВОРДИ) тора.

Нәтиҗәле практикаларны сайлап алуны оештыру һәм җиңүчеләрне билгеләү өчен ВОРДИ Татарстан Республикасы төбәк бүлеге тарафыннан «Меняем мир вместе» конкурсның төбәк эксперт советы төзелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International