«Ялкын» приютында тәрбияләнүчеләргә балаларның хокуклары һәм бурычлары турында сөйләделәр

2023 елның 10 марты, җомга

10 мартта Бөгелмә муниципаль районының «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Балаларның хокуклары һәм бурычлары» темасына чара узды.

Полициянең кече лейтенанты Алина Чернова тәрбияләнүчеләргә Бала хокуклары конвенциядә һәм Россия Федерациясе законнарында язылган балалар хокукларын аңлатты. Кызлар һәм малайлар мисаллар ярдәмендә теге яки бу ситуациядә эш итәргә өйрәнделәр. Балалар һәр кеше үз-үзенә ышанырга, авыр хәлдән чыгу юлын табарга өйрәнергә тиеш дигән нәтиҗәгә килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International