ЯҢАЛЫКЛАР


13
март, 2023 ел
дүшәмбе

11 мартта Менделеевск муниципаль районының «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Бумеранг» волонтерлар төркеменә берләштеләр. Балалар ярдәмгә мохтаҗ булган өлкән яшьтәге якташларына ярдәм күрсәтү буенча зур эш алып баралар, махсус хәрби операция ихтыяҗлары өчен маскировка челтәрләре ясауда актив катнашалар, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга йөриләр.

Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль хезмәтләр алучылары өчен махсус хәрби операциядә катнашучы Павел Козенко белән очрашу уздырылды. Хәрби хезмәткәр яралану сәбәпле тернәкләнә.

«Яңа проектларны алга сөрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» АКБО мәгълүматлары буенча, Россиядә 11 млн инвалид яши һәм аларның 17 проценты гына товарлар һәм хезмәтләр алуда, укытуда, эшкә урнашуда, социаль элемтәләрне үстерүдә һәм саклауда чикләүләр белән очрашмый.

11 мартта Н. И. Лобачевский исемендәге лицей Халыкара хатын-кызлар көненә һәм Ватанны саклаучылар көненә багышланган традицион концерт белән Кайбыч өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортына килеп китте.


10
март, 2023 ел
җомга

Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге җитәкчеләре һәм белгечләре Сабир Әмутбаев исемендәге Минзәлә драма театрына Р. Киплинг әсәре буенча «Кызыксынучан фил баласы» спектакленең премьерасына чакыру алдылар. Спектакль 3 дәрәҗә чикләүләре булган инвалид балаларга өйдә күрсәтү өчен яраклаштырылган.

Бүген үзенең 86 яшен социаль хезмәтләр алучы Марс Халиков билгеләп үтә. Аның өчен Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында бәйрәм оештырылды.

Яр Чаллының «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Игелекле туганлык – иң яхшы байлык» социаль практикасын тормышка ашыру кысаларында «Мирас» ял көне клубы эшли. Аны булдыру максаты – күпмилләтле социомәдәни киңлектә тормышка яраклашкан, һәрьяклап үсеш алган, мөстәкыйль, толерантлы шәхес формалаштыруга ярдәм итү.

«Бала хокуклары турында конвенция белән танышу» дәресен Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече кадет мәктәп-интернаты базасында үткәрде. Чара балигъ булмаганнарның хокукый грамоталылыгын, хокукый аңын һәм шәхси иминлеген үстерү буенча «Без сайлаган юллар» программасы кысаларында оештырылды.

Бүген Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында П. Г. Шафранов исемендәге Зур Фролово гомуми белем бирү мәктәбе укучылары оештырган концерт узды.

Бүген Яр Чаллы шәһәрендә «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында көндезге тору бүлегенең социаль хезмәтләр алучылары өчен шуу дисклары кулланып мастер-класс үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International