Балаларның игътибарын Бөек Ватан сугышы кешеләре һәм вакыйгалары турында хәтерне саклау проблемасына җәлеп итү максатыннан 8 март көнне Алексеевск районы «Кайгырту» социаль приюты тәрбиячесе һәм тәрбияләнүчеләре тыл хезмәтчәне Анастасия Сухаревага бардылар. Чара «Сугыш хатын-кыз йөзле түгел…» проектын тормышка ашыру кысаларында оештырылды.
Балалар олы яшьтәге кешегә үз куллары белән ясаган открытка бүләк иттеләр. Әңгәмә вакытында Анастасия Васильевна үз тормышы турында сөйләде, сугыш еллары истәлекләре белән уртаклашты. Балалар аның хезмәт казанышларына чын күңелдән хөрмәт сүзләрен белдерделәр, ишегалдында карны чистартырга ярдәм иттеләр. Балалар ветеранга ярдәм итәргә бик шат иделәр һәм аның белән рәхәтләнеп аралаштылар.