«Веста» социаль ярдәм үзәгендә гаилә чарасы үткәрделәр

2023 елның 10 марты, җомга

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгенең социаль педагогы Екатерина Маланчева һәм социаль эш буенча белгече Ләйсән Сөниева чара уздырдылар. Анда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалары булган социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләр катнашты. Очрашуның максаты – балалар һәм ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту.

Чара мастер-класс белән башланды, анда балалар әниләренә бүләкләр ясадылар. Катнашучылар арасында дуслык атмосферасы булдыру һәм эмоциональ киеренкелекне бетерү өчен һәр ата-ана үз баласының мини-презентациясен үткәрде. Аннары катнашучылар «Күңелле себерке» уенын уйнадылар. Бала–ата-ана парларында «Наз», «Минем һәм әниемнең кулы», «Син яхшы кеше» күнегүләре башкарылды. Алар хисләрне белдерү күнекмәләрен үстерүгә, ата-ана белән бала арасында якынлык һәм ышаныч хисләрен формалаштыруга юнәлдерелгән.

Ахырда һәр әни үз баласыннан бүләк кенә түгел, хәйриячеләрдән лалә чәчәге дә алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International