ЯҢАЛЫКЛАР


22
июнь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

22 июньдә Алексеевск районы «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Хәтер һәм кайгы көненә багышланган хәтер сәгате уздырылды. Чара балаларны патриотик тәрбияләүгә юнәлдерелгән.

22 июньдә Менделеевск районының «Өмет яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре һәм социаль хезмәтләр алучылар «Сугышның утлы картиналары» акциясендә катнаштылар.

21 июньдә Казан шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары идарәсендә вакансияләр ярминкәсе узды. Чарада 14 оешма катнашты.

Шушы көннәрдә Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында Алабуга «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә татар милли бәйрәме Сабантуй узды. Тернәкләнүчеләр белән беррәттән, барлык ярышларда да «Адымнар – Алабуга» полилингваль белем бирү комплексы балалары да катнашты.

20 июньдә Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Хәтер һәм кайгы көненә багышланган батырлык дәресе узды. Балалар сугышның коточкыч еллары турында иллюстрацияләр һәм видеофильм карадылар, педагогның сөйләгәнен кызыксынып тыңладылар, сугыш кырыннан әйләнеп кайтмаган туганнарын искә төшерделәр.

Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Сабантуй – балалар һәм өлкәннәрнең яраткан милли бәйрәме үткәрелде.

Россиядә Педагог һәм остаз елы кысаларында Арча районы «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге тәрбиячесе Инна Нурмиева «Мәктәп этикеты: менә без мәктәпкә килдек...» дәресе үткәрде.

21 июньдә «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында «Хәтер шәме» онлайн-акциясендә катнаштылар. Ул Хәтер һәм кайгы көненә багышланган.

Шушы көннәрдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Чуаш халкының мәдәнияте һәм традицияләре» дигән танып белү-тикшеренү дәресе булып узды. Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында чараны тәрбияче Марина Сәгыйдуллина үткәрде.


21
июнь, 2023 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тагын бер проект – «Өлкәннәр өчен тыюлы Алабуга» проекты старт алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International