22 июньдә Менделеевск районының «Өмет яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре һәм социаль хезмәтләр алучылар «Сугышның утлы картиналары» акциясендә катнаштылар.
Шәһәрнең Ленин скверында катнашучылар-оештыручылар һәм Менделеевск халкы шәмнәрдән Советлар Союзы Герое Михаил Сергеевич Фомин ата торган булган артиллерия пушкасы рәсемен һәм «Хәтерлибез» язуын урнаштырдылар. Быел Михаил Фоминга 100 яшь тулган булыр иде.