20 июньдә Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Хәтер һәм кайгы көненә багышланган батырлык дәресе узды. Балалар сугышның коточкыч еллары турында иллюстрацияләр һәм видеофильм карадылар, педагогның сөйләгәнен кызыксынып тыңладылар, сугыш кырыннан әйләнеп кайтмаган туганнарын искә төшерделәр.
Ахырда балалар «Балалар сугышка каршы» плакатын ясадылар һәм һәлак булган солдатларны бер минут тынлык белән хөрмәтләделәр.
Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә чара бер минут тынлык белән башланды. Аннары белгечләр балалар белән бергә «Хәтер шәме» Бөтенроссия акциясендә катнаштылар, геройлар истәлеген хөрмәтләделәр. Шулай ук Әлфия Гыйләҗева кәгазьдән дөнья күгәрчене эшләнмәләре ясау буенча мастер-класс оештырды.
21 июнь көнне Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Тәрбиячеләр әңгәмә үткәрделәр, остазлары җитәкчелегендә балалар үз куллары белән кәгазьдән кәнәфер чәчәкләре ясадылар.