«Кайгырту» социаль приютында хәтер сәгате оештырылды

2023 елның 22 июне, пәнҗешәмбе

22 июньдә Алексеевск районы «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Хәтер һәм кайгы көненә багышланган хәтер сәгате уздырылды. Чара балаларны патриотик тәрбияләүгә юнәлдерелгән.

Тәрбияче Наилә Дәүләтшина балаларга сугышның ничек башлануы, Бөек Ватан сугышы фронтларында күпме кеше һәлак булуы һәм концлагерьларда солдатлар, хатын-кызлар, балалар һәм картлар җәфалануы турында сөйләде. Ахырда тәрбияләнүчеләр, кулларына символик хәтер шәмнәре тотып, һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International