21 июньдә Казан шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары идарәсендә вакансияләр ярминкәсе узды. Чарада 14 оешма катнашты.
Дәгъвачыларга түбәндәге вакансияләр тәкъдим ителде: механик, балта остасы, әйдәп баручы инженер, мастер, В категорияле шофер, кассир, механик җыю эшләре слесаре, җыештыручы, курьер, келәтче, ярдәмче эшче, ашханә эшчесе, склад мөдире, йөк ташучы, сакчы, дезинфектор, монтажчы, суд приставы, әйдәп баручы белгеч-эксперт, финанс консультанты, смена остасы, янгын сүндерү поезды начальнигы урынбасары, система администраторы һ. б.
Вакансияләр ярминкәсенә 178 кеше килде. Алар вакансияләр, хезмәт һәм мәшгульлек, һөнәри белем һәм яңадан укыту мәсьәләләре турында кирәкле мәгълүмат алдылар.
Ярминкә нәтиҗәләре буенча 36 кеше эшкә юллама алды.