Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тагын бер проект – «Өлкәннәр өчен тыюлы Алабуга» проекты старт алды.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белән «Россия Кызыл Хач» гомумроссия иҗтимагый оешмасы арасындагы хезмәттәшлек турындагы килешү кысаларында Әлмәт муниципаль районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең 30 социаль хезмәткәре укулар узды.
Укудан буш вакытта яшүсмерләрнең мәшгульлеге балигъ булмаганнар арасында караучысызлык, наркомания, алкогольле һәм спиртлы продукция куллануны һәм яшүсмерләр тарафыннан кылынган хокук бозуларны профилактикалауга ярдәм итә. Шулай ук эшкә урнашу яшүсмерләргә аерым чыгымнар өчен үзләренә акча эшләргә мөмкинлек бирә, аз керемле гаиләләрнең матди иминлеген арттырырга ярдәм итә.
Ел башыннан Татарстан Республикасында «Демография» милли проекты кысаларында барлыгы 2,3 мең кеше укый башлады. Мондый мөмкинлекне 3 яшькә кадәр бала карау буенча ялда булган хатын-кызлар актив куллана, хәзерге вакытта 903 кеше укый. Шулай ук яңа һөнәрне үзләштерүчеләр арасында 897 эшсез татарстанлы һәм 50 яшьтән өлкәнрәк дәгъвачылар бар. Милли проект кысаларында 35 яшькә кадәрге 69 граждан һәм эштән куылу куркынычы астында булган предприятие хезмәткәрләре яңа белемнәр ала.
19 июньдә «Хәрәкәт энергиясе» физкультура-сәламәтләндерү түгәрәге кысаларында, Халыкара наркотиклар куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне алдыннан, Минзәлә районында «Җәй күңел ачулары» дигән спорт чарасы уздырылды.
Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәтләр алучылар өчен ТР Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында чара үткәрелде.
Дүшәмбе, 19 июнь көнне, Бөгелмә шәһәренең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгеннән балалар «Минем матур самавыр» музей чарасында булдылар. Аны Ярослав Гашек әдәби-мемориаль музее хезмәткәрләре оештырды.
Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге Халыкара балаларны яклау көнен бәйрәм итү кысаларында уздырыла торган «Минем киләчәк һөнәрем» балалар рәсемнәре конкурсына йомгак ясады. Конкурста «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балалар катнашты.
«Балигъ булмаганнар арасында үз-үзеңә кул салуны профилактикалау» программасы кысаларында Биектау муниципаль районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Алия Нигъмәтҗанова тренинг дәресе үткәрде, анда социаль куркыныч төркемендәге 20 балигъ булмаган катнашты. Чаралар 2 һәм 3 нче социаль участокларда узды.
20 июньдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең спорт мәйданчыгында физик һәм психик тайпылышлары булган яшьләр өчен күңелле стартлар уздырылды. Чара наркотикларга каршы айлык кысаларында оештырылды.