Шушы көннәрдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Чуаш халкының мәдәнияте һәм традицияләре» дигән танып белү-тикшеренү дәресе булып узды. Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында чараны тәрбияче Марина Сәгыйдуллина үткәрде.
Дәрес балаларны чуаш халкының тарихы, традицияләре, аның үткәне белән таныштыруга юнәлдерелгән.
Чарада балалар төрле йолалар белән таныштылар, видеоролик карадылар, чуваш милли уеннары уйнадылар. Шулай ук приютта тәрбияләнүчеләр милли чуаш орнаментларын ясарга өйрәнделәр.