Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Сабантуй – балалар һәм өлкәннәрнең яраткан милли бәйрәме үткәрелде.
Татар көйләре астында балалар төрле конкурсларда үз осталыкларын күрсәттеләр, тернәкләндерү үзәгенең иң көчле батырын сайладылар. Динар Сәфәргалиев җитәкчелегендәге «Лидер» картинг-клубының яшь спортчыларының чыгышы бәйрәмгә бүләк булды.
Ярышларда катнашучыларга һәм җиңүчеләргә бүләкләрне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, учреждениенең Попечительләр советы әгъзасы Михаил Сыровацкий бирде.