«Астра»да татар милли бәйрәме Сабантуй узды

2023 елның 22 июне, пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында Алабуга «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә татар милли бәйрәме Сабантуй узды. Тернәкләнүчеләр белән беррәттән, барлык ярышларда да «Адымнар – Алабуга» полилингваль белем бирү комплексы балалары да катнашты.

Инклюзив чаралар толерантлык, җаваплылык тәрбияләргә булыша. Балалар команда һәм шәхси уеннарда катнашып, көндәшләрен хөрмәт итәргә, коллектив кагыйдәләренә буйсынып эш итәргә өйрәнделәр.

Программа ахырында балалар тылсымлы шоу карадылар, Арина Златованың ялкынлы җырлавына биеделәр һәм күп бүләкләр алдылар.

«Адымнар – Алабуга» мәгариф комплексы оештыручыларга һәм «Астра» үзәге коллективына зур рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International