21 июньдә «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында «Хәтер шәме» онлайн-акциясендә катнаштылар. Ул Хәтер һәм кайгы көненә багышланган.
Сугыш елларында һәлак булганнарны искә алу билгесе буларак социаль хезмәт алучылар https://www.деньпамяти.рф/ рәсми сайтында виртуаль шәм кабызды һәм шулай итеп гомуммилли Хәтер һәм кайгы көненә кушылды. Чарада сигез кеше катнашты.