Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тагын бер проект – «Өлкәннәр өчен тыюлы Алабуга» проекты старт алды.
Интернат-йорт хезмәткәрләре үз карамагындагылар белән шәһәрнең тарихи өлешендә йөриячәк, Алабуганың һәйкәлләре, тарихи урыннары һәм музейлары, бу шәһәрне төзегән һәм данлаган кешеләр белән танышачак. Беренче чиратта тарихи Алабуга белән интернат-йортка Татарстанның башка төбәкләреннән килгән кешеләр танышачак.
Шәһәрнең иске өлеше буенча сәяхәт Александровский паркындагы Алабуга тыюлыгы картасыннан башланды. Социаль тернәкләндерү буенча белгеч Регина Афанасьева музей-тыюлык, музейлар белән таныштырды. Социаль хезмәтләр алучылар Спас соборы белән сокландылар һәм Шишкин буалары һәм Икмәк мәйданы аша интернат-йортка кайттылар.
Алдагы чараларда тарихи Алабуга белән танышуны дәвам итәчәкләр. Сәламәтлекләре аркасында мондый йөрешләрдә катнаша алмаган кешеләр өчен виртуаль экскурсияләр үткәреләчәк.