«Өмет чаткысы» тернәкләндерү үзәгендә мәктәп этикеты кагыйдәләрен кабатладылар

2023 елның 22 июне, пәнҗешәмбе

Россиядә Педагог һәм остаз елы кысаларында Арча районы «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге тәрбиячесе Инна Нурмиева «Мәктәп этикеты: менә без мәктәпкә килдек...» дәресе үткәрде.

Чара башында балалар белән этикетның нәрсә икәнлеге турында сөйләштеләр. Төсле презентация ярдәмендә алып баручы этикет тарихы һәм бу сүзнең мәгънәсе турында сөйләде. Балалар мәктәп этикеты кагыйдәләре турында фикер алыштылар, мәктәптә дөрес булмаган тәртип ситуацияләрен уйнадылар. Дәрес «Ералаш» балалар юмористик журналыннан видеосюжет карау белән тәмамланды.

Тәрбияче сүзләренчә, балалар белән мәктәп этикетының гади кагыйдәләре турында сөйләшергә кирәк. Мондый чаралар социаль тәртип нигезләрен, этик һәм әхлакый принципларны формалаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International