Менделеевск һәм Яр Чаллы шәһәрләренең суд приставлары хезмәте – балалар һәм яшүсмерләр өчен «Кама таңнары» социаль приютының күптәнге дуслары. Бер генә бәйрәмгә дә иганәчеләр яшь социаль хезмәт алучыларны игътибарсыз калдырмый.
Кичә Буа интернат-йортының социаль эш буенча белгече Данирә Гыйльфанова Буа муниципаль районы ветераннарының (пенсионерларының) җирле иҗтимагый оешмасы волонтерлары белән берлектә тукыма кисәкләреннән кайнар әйбер тоткыч ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Чара «Татнефть» хәйрия фондының «Яхшылык энергиясе» социаль инициативалар грант конкурсының «Үзем иҗат итәм» проектын тормышка ашыру максатыннан оештырылды.
Бөтен дөньяда 5 сентябрьдә Халыкара хәйриячелек көне билгеләп үтелә. Бу дата уңаеннан Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты да бүләк алды.
Мамадыш районының «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көненә багышланган «Тормыш тамчысы» бөтенроссия акциясендә катнаштылар.
4 сентябрьдә Яр Чаллы шәһәрендә «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең социаль хезмәтләр алучылары өчен «Беслан... 19 ел үткәч» дигән мәгълүмати сәгать үткәрелде. Чара Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көненә багышланган иде.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көненә багышланган тематик акция узды. Мәдәния ялны оештыручы Наталья Котова 2004 елның сентябрь башында Бесланда булган фаҗигале вакыйгалар турында сөйләде.
Интернет челтәрендә республикада яшәүче хатын-кыз тарафыннан төшерелгән Яр Чаллы шәһәрендәге «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбияләнүчеләре катнашында видео таралды. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы әлеге вакыйгадан хәбәрдар һәм хәзерге вакытта булган хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклый.
1 сентябрьдә Алексеевск муниципаль районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Мәктәп таганнары» күңел ачу чарасы узды. Иганәчеләр һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар чакырылган бәйрәм Россиядә Укытучы һәм остаз елы кысаларында оештырылды.
Республикада башланган «Экстремизмга – юк!» ункөнлеге кысаларында Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында учреждение хезмәткәрләре белән террорчылыкка каршы куркынычсызлык буенча дәрес узды.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Белем көненә рәсем дәресе үткәрелде.