«Кайгырту» социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен бәйрәм оештырдылар

2023 елның 4 сентябре, дүшәмбе

1 сентябрьдә Алексеевск муниципаль районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Мәктәп таганнары» күңел ачу чарасы узды. Иганәчеләр һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар чакырылган бәйрәм Россиядә Укытучы һәм остаз елы кысаларында оештырылды.

Балалар өчен яраткан герой – Чебурашканың килүе күңелле сюрприз булды. Аның белән бергә приют хезмәткәрләре балаларны уку елы башлану белән котладылар һәм алар өчен рус әкиятләре мотивлары буенча бәйрәм чарасы үткәрделәр. Балалар табышмаклар чиштеләр, танып белү уеннары уйнадылар, биеделәр, шигырьләр укыдылар һәм мастер-классларда катнаштылар.

Чара мәктәп вальсын башкару һәм балаларга татлы бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International