Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Белем көненә рәсем дәресе үткәрелде.
Импровизацияләнгән мәктәп тактасында яшәүчеләр акбур белән бәйрәмнең датасын яздылар, шулай ук үзләренең мәктәп елларын искә төшерделәр. Рәсемнәрдә һәркем 1 сентябрь белән ассоциацияләнгән әйберләр ясады.
Мәдәни ялны оештыручы Наталья Котова сүзләренчә, арт-терапия һәм истәлекләр терапиясе катнашындагы чаралар интернат-йортта яшәүчеләргә зур файда китерә. Олы яшьтәге кешеләр тынычланалар, күнекмәләрен һәм кул моторикасын үстерәләр.