5–8 сентябрьдә Мәскәүдә V Төбәкләрнең социаль инновацияләре форумы уза. Чара алдыннан СФ рәисе урынбасары Галина Карелова «Парламентская газета»га биргән интервьюсында булачак форумның үзенчәлекләре турында сөйләде.
Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Агрессияне ничек җиңәргә» дигән темага тренинг узды. Чара тискәре эмоцияләргә һәм агрессиягә дөрес җавап бирү күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән.
Террорчылыкка каршы айлык чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Мамадыш районының «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре «Без террорчылыкка каршы» дигән профилактик акция үткәрделәр.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.
Менделеевск һәм Яр Чаллы шәһәрләренең суд приставлары хезмәте – балалар һәм яшүсмерләр өчен «Кама таңнары» социаль приютының күптәнге дуслары. Бер генә бәйрәмгә дә иганәчеләр яшь социаль хезмәт алучыларны игътибарсыз калдырмый.
Кичә Буа интернат-йортының социаль эш буенча белгече Данирә Гыйльфанова Буа муниципаль районы ветераннарының (пенсионерларының) җирле иҗтимагый оешмасы волонтерлары белән берлектә тукыма кисәкләреннән кайнар әйбер тоткыч ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Чара «Татнефть» хәйрия фондының «Яхшылык энергиясе» социаль инициативалар грант конкурсының «Үзем иҗат итәм» проектын тормышка ашыру максатыннан оештырылды.
Бөтен дөньяда 5 сентябрьдә Халыкара хәйриячелек көне билгеләп үтелә. Бу дата уңаеннан Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты да бүләк алды.
Мамадыш районының «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көненә багышланган «Тормыш тамчысы» бөтенроссия акциясендә катнаштылар.
4 сентябрьдә Яр Чаллы шәһәрендә «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең социаль хезмәтләр алучылары өчен «Беслан... 19 ел үткәч» дигән мәгълүмати сәгать үткәрелде. Чара Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көненә багышланган иде.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көненә багышланган тематик акция узды. Мәдәния ялны оештыручы Наталья Котова 2004 елның сентябрь башында Бесланда булган фаҗигале вакыйгалар турында сөйләде.