Буа интернат-йорты «Үзем иҗат итәм» проектын тормышка ашыруны дәвам итә

2023 елның 5 сентябре, сишәмбе

Кичә Буа интернат-йортының социаль эш буенча белгече Данирә Гыйльфанова Буа муниципаль районы ветераннарының (пенсионерларының) җирле иҗтимагый оешмасы волонтерлары белән берлектә тукыма кисәкләреннән кайнар әйбер тоткыч ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Чара «Татнефть» хәйрия фондының «Яхшылык энергиясе» социаль инициативалар грант конкурсының «Үзем иҗат итәм» проектын тормышка ашыру максатыннан оештырылды.

Бүгенге көндә тегү машиналары артында биш хатын-кыз һәм хәтта ир-атлар да эшли ала. Мәсәлән, Юрий Григорьев «Минем хобби – тукыма кисәкләреннән тегү» түгәрәгендә рәхәтләнеп шөгыльләнә.

Тегү остаханәсе проектта катнашучыларның файдалы вакыт үткәрү, бер-берсенә ярдәм итү урыны булып тора. Социаль хезмәтләр алучыларның кул эшләре белән шөгыльләнү һәм ял итү өчен яңа мөмкинлекләре барлыкка килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International