Бөтен дөньяда 5 сентябрьдә Халыкара хәйриячелек көне билгеләп үтелә. Бу дата уңаеннан Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты да бүләк алды. Гөлек авылыннан Муллахмәтовлар гаиләсе интернат-йортка инвалидлар өчен кулдан йөртелә торган кресло-коляска тапшырды.
Хәзер тагын да күбрәк социаль хезмәт алучылар урамга чыгып йөри алачак.