Интернет челтәрендә республикада яшәүче хатын-кыз тарафыннан төшерелгән Яр Чаллы шәһәрендәге «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбияләнүчеләре катнашында видео таралды. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы әлеге вакыйгадан хәбәрдар һәм хәзерге вакытта булган хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклый.
Бу вакыйга буенча тикшерү үткәрелә, аның нәтиҗәләре буенча тиешле карарлар кабул ителәчәк.
Баланы табиблар тикшергән, аның сәламәтлегенә бернинди дә куркыныч янамый.