4 сентябрьдә Яр Чаллы шәһәрендә «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең социаль хезмәтләр алучылары өчен «Беслан... 19 ел үткәч» дигән мәгълүмати сәгать үткәрелде. Чара Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көненә багышланган иде.
Социаль хезмәтләр алучыларга 2004 елда Бесланда булган коточкыч вакыйгалар турында сөйләделәр, тоткынлыкка эләгү очрагында үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләрен аңлаттылар. Катнашучылар шулай ук «Террорчылыкка каршы буын» һәм «Сугышсыз дөнья» презентацияләрен карадылар.
Чара терактлар нәтиҗәсендә һәлак булганнар истәлегенә бер минут тынлык белән тәмамланды. Очрашуда 25 кеше катнашты.