Мамадыш районының «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көненә багышланган «Тормыш тамчысы» бөтенроссия акциясендә катнаштылар.
Тантананың символы булып сулы касә тора, аннан акциядә катнашучылар учларына су җыялар һәм чәчәкләргә сибәләр. «Тормыш тамчысы» акциясе аша ил террорчылык корбаннарын искә алырга һәм инде исән булмаганнарга символик рәвештә су эчерергә чакыра.