«Кама таңнары» приютында тәрбияләнүчеләрне уку елы башлану белән котладылар

2023 елның 5 сентябре, сишәмбе

Менделеевск һәм Яр Чаллы шәһәрләренең суд приставлары хезмәте – балалар һәм яшүсмерләр өчен «Кама таңнары» социаль приютының күптәнге дуслары. Бер генә бәйрәмгә дә иганәчеләр яшь социаль хезмәт алучыларны игътибарсыз калдырмый.

3 сентябрьдә волонтерлар хәрәкәте һәм суд приставлары приютта тәрбияләнүчеләрне яңа уку елы башлану белән котларга килделәр. Аниматорлар отряды балалар өчен уеннар, фотосессия, мастер-класслар, аквагрим һәм төрле сыйлар әзерләгән иде. Кунаклардан бүләк итеп балалар туплар, киемнәр һәм канцелярия товарлары алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International