Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көненә багышланган тематик акция узды. Мәдәния ялны оештыручы Наталья Котова 2004 елның сентябрь башында Бесланда булган фаҗигале вакыйгалар турында сөйләде. Һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Җыелганнарга уяу булулары, үз иминлекләренә игътибар итүләре һәм гадәттән тыш хәлләр вакытында кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеген белүләре өчен тематик листовкалар да таратылды.
«Мондый чараларда социаль хезмәтләр алучылар һәрвакыт бик теләп катнашалар, зур игътибар белән тыңлыйлар, файдалы мәгълүматны игътибарга алалар», – ди Наталья Котова.