ЯҢАЛЫКЛАР


7
декабрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

5 декабрьдә Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты җитәкчесе Наталья Елхова һәм учреждениенең өлкән шәфкать туташы Илүзә Нәҗмиева фәнни-гамәли конференциядә катнаштылар. Чара «Демография» илкүләм проектында каралган өлкән буын гражданнарына системалы ярдәм күрсәтү һәм тормыш сыйфатын күтәрү программасын тормышка ашыру максатында оештырылды.

Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре 4 декабрьдә медицина көллиятендә оештырылган хезмәткәрләр һәм студентлар белән мәгълүмати очрашуда катнаштылар.

Инвалидлар декадасы кысаларында Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Тигез мөмкинлекләр спорты» девизы астында спартакиада узды.

Бүген Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасының конгресс-залында «Үзләрен җиңгәннәр» дигән чара узды. Аның максаты – җәмгыятьтә тормыш эшчәнлегендә чикләре булганнарга карата җәмгыятьтә уңай һәм дустанә мөнәсәбәт формалаштыру.

Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында 2 нче балалар сәнгать мәктәбе укытучылары Рафик Нургалиев һәм Нателла Нургалиева «Яңа ел открыткасы» мастер-классын үткәрделәр.

Инвалидлар декадасы кысаларында Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Минзәлә беренчел оешмасы иҗат коллективы булды. Алар чын бәйрәм – «Мәхәббәт бүләк ит, яхшылык сакла» концертын үткәрделәр.

Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә инвалидлар декадасы чаралары планы кысаларында концерт узды. Тернәкләнү курсын узучы балалар алдында концерт программасы белән балалар сәнгать мәктәбе укучылары чыгыш ясады.

6 декабрьдә Казан шәһәренең «Восхождение» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә I, II һәм III төркем инвалидлар, шулай ук инвалид балалар һәм аларның вәкилләре өчен түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча чара узды. Чараны Татарстан Республикасы Дәүләт юридик бюросы оештырды.

Бөгелмә районында инвалидлар декадасы кысаларында «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләре инвалид баланы тәрбияләүче Горчановлар гаиләсенә бардылар.

Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге Түбән Кама шәһәренең «Гаилә» гаиләгә, аналыкка һәм балалыкка социаль ярдәм күрсәтү һәм мәдәни үсеш үзәге белән берлектә «ПоМожем» социаль проекты белән гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы грантларын бирү конкурсында җиңүче булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International