Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре 4 декабрьдә медицина көллиятендә оештырылган хезмәткәрләр һәм студентлар белән мәгълүмати очрашуда катнаштылар.
«Ышаныч» үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире бүлек эшчәнлеге, озак вакыт карау системасы кысаларында күрсәтелә торган гарантияле социаль хезмәтләр пакетлары турында сөйләде. Очрашуның төп максаты булачак шәфкать туташларын «Ышаныч» комплекслы үзәгенә эшкә җәлеп итү иде. Медицина көллиятен тәмамлаучыларга учреждение медицина хезмәткәренең вазыйфаи бурычлары турында сөйләделәр.
Очрашуда катнашучылар мондый аралашуның традицион булырга тиешлеген билгеләп үттеләр. Халыкка хезмәт күрсәтүче оешмалар белән турыдан-туры диалоглар, авыр проблемалар турында фикер алышу, файдалы мәгълүмат алмашу уңышлы эшнең нигезе булып тора.